Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системаларын үстерү: фән, кадрлар һәм пилотсыз очкычлар цифрлы реестры» республика укыту семинары узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.
Семинар кысаларында пилотсыз авиация системалары өлкәсендә эшләүче белгечләрне һәм оешмаларны берләштерүче дәүләт тармак ресурсы – пилотсыз очкыч кадрларының цифрлы реестрын тәкъдир итү булды. Платформада һөнәри компетенцияләр, гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары һәм хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында мәгълүматлар тупланган.
Катнашучыларга реестр платформасы белән эшләү, мәгариф оешмаларын теркәү һәм белгечләрнең цифрлы профильләрен формалаштыру буенча гамәли киңәшләр һәм җентекле аңлатмалар бирелде. Әлеге чаралар республикада пилотсыз авиация системалары тармагын алга таба үстерү, кадрлар потенциалын күтәрү һәм һөнәри эшчәнлеккә заманча цифрлы чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән.