Федерация советында 2025 елның янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Федерация советында «2025 елгы янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре: проблемалар һәм хәл итү юллары» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Федерация советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Сергей Аноприенко үткәрде.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Төп нотык белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, урман янгыннары сезоны иртәрәк башлануга карамастан, вәзгыятьне контрольдә тотып, урман янгыннары мәйданнарын узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә киметүгә ирешелгән. 2025 елда 4,3 млн.га мәйданда 6,8 мең урман янгыны сүндерелгән, бу узган елга караганда 2 мәртәбә кимрәк.

«Быел урман янгыннары мәйданын киметүнең Президент тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткече – 4,7 млн.га. Бүген ышаныч белән әйтергә була – без бу күрсәткечне арттырмадык, Президент Указы кысаларында калдык. Һичшиксез, бу уртак эш нәтиҗәсе – Россия Табигать министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шулай ук төбәк җитәкчелеге белән ведомствоара хезмәттәшлек көчләрне һәм чараларны вакытында арттырырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, төп рольне урман янгын сүндерүчеләре, парашютчы-десантчылар, очучы-күзәтүчеләр уйнады, алар торак пунктларны һәм икътисад объектларын саклап, ут белән өзлексез көрәш алып бардылар», – дип ассызыклады Иван Советников.

Ведомство башлыгы быел 73 төбәкнең яну күрсәткечләрен арттырмавын өстәде. Ненец автономияле округы, Татарстан Республикасы, Ингушетия, Төньяк Осетия-Алания, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Чечен Республикалары, Курск, Новгород, Орлов, Тамбов, Тула, Ярославль өлкәләре урман янгыннарына юл куймаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International