Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 32,6 млн.данә утырту материалы үстерелде

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләүгә йомгак ясалды. Быел урман тармагы белгечләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында барлыгы 32,6 млн.данә чәчкеч һәм үсенте үстергәннәр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, утырту материалының 27,5 млн.данәсе – ылыслы токымнарга, 5,1 млн.данәсе яфраклыларга туры килә.

«Быелгы инвентаризация нәтиҗәләре безнең урманчыларның урманнарны торгызу буенча системалы эшен күрсәтә. Утырту материалын әзерләү планы 5% ка арттырып үтәлгән, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Үстерелгән һәр үсенте Татарстанның «яшел» киләчәгенә өлеш кертә».

Министр сүзләренә караганда, утырту материалы киләсе елда республика территориясендә урманнарны торгызу, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм саклагыч урман утыртмаларына нигез салу өчен кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты, яшәү өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру, шулай ук урман комплексының икътисадый потенциалын саклау һәм үстерү өчен, ил урманнарын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International