Россиядә мәктәп укучылары арасында урманнарны саклау мәсьәләләренә багышланган сораштыру үткәрелә

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Россиядә мәктәп укучылары арасында урманнарны саклау мәсьәләләренә багышланган сораштыру үткәрелә.

Тикшеренү Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Аргументы и факты» АҖнең уртак мәгърифәтчелек проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты – үсеп килүче буынның игътибарын урманнарны саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен һәм урман профилендәге һөнәрләрне популярлаштыру.

Сораштыруда мәктәп урманчылыкларында катнашучылар да, гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар да катнаша ала. Анкета тутыру өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/691ecceb49af47539b1ee00b.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International