«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырдылар.
Белгечләр үз көчләрен түбәндәге дисциплиналарда сынадылар: кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, биек һәм тәбәнәк аратада тартылу, озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу, гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү, граната ыргыту, гер ыргыту һ.б.
Исегезгә төшерәбез, ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы) — барлык россиялеләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән физик сынаулар комплексы.