«ЭКОлидер» конкурсына гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр озайтылды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү вакытын озайтты. Мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган халык, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашучы журналистлар үз эшләрен 1 декабрьгә кадәр әзерләп җибәрә ала.

Конкурс төркемнәре турында искә төшерәбез:

- «Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар»;

- «Җирле үзидарә органнары»;

- «Экологик белем бирү»;

- «Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар»;

- «Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар»;

- «Массакүләм мәгълүмат чаралары»;

- «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)».

Эшләрне Eco.pros@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин яисә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75нче йорт адресы буенча алып килергә мөмкин (108 нче кабинет) (экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге).

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International