Спас районы Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика фестивалендә катнаштылар, анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды. Чара Казан шәһәренең «Московский» мәдәни үзәгендә узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия экология җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин мөрәҗәгать итте, алар волонтерларның республика табигатен саклауга керткән өлешләрен югары бәяләделәр.
2025 ел йомгаклары буенча «Чиста булачак» хәрәкәте 1,5 мең төрле экологик чара оештырган: 857 мәгърифәтчелек акциясе, 365 табигатьне саклау инициативасы, территорияләрне яшелләндерү буенча 52 чара, икенчел чимал җыю буенча 75 акция һәм хайваннарны яклау буенча 62 чара уздырылган. Экологик акцияләрдә барлыгы 24,6 меңнән артык кеше катнашкан.
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча актив эшчәнлекләре өчен «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы әгъзалары «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәтенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.