ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче консультанты Айгөл Нур һәм «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Алексей Масхутов Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрделәр. Белгечләр балаларны Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең үсеш тарихы белән таныштырдылар.
Укучылар шулай ук табигатьне саклау эшчәнлегенең әһәмияте һәм табигать ресурсларын саклауда волонтерлык инициативаларының роле турында да белделәр.
Балаларга мөрәҗәгать итеп, Айгөл Нур һәркемнең әйләнә-тирә мохитне саклауда катнашуының мөһимлеген ассызыклады.
«Киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын бары тик бергәләшеп кенә саклап кала алабыз», – диде ул.
Чара тәмамланганнан соң мәктәп урманчылыгында аеруча актив катнашучыларга «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды/