Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда укучылар өчен тематик дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Дәрес барышында балалар урманнар һәм аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында белделәр. Шулай ук Оксана Горбатенко мәктәп укучыларына республикада очрый торган төп агач токымнары, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм урман профиле һөнәрләре турында сөйләде.
«Урманнар – безнең бәһасез байлыгыбыз, – дип ассызыклады Оксана Горбатенко, балаларга мөрәҗәгать итеп. – Урман тармагы белгечләре безнең урманнарны саклыйлар, аларны торгызу һәм яклау белән шөгыльләнәләр. Ләкин «яшел байлыкны» саклау һәр кешегә бәйле. Табигатьне саклау буенча төрле акцияләрдә катнашып, сез дә үз өлешегезне кертә аласыз».
Дәрес интерактив материаллар һәм викторина белән үрелеп барды, бу укучыларга яңа белемнәрне уен формасында ныгытырга мөмкинлек бирде.