Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2025 елның 11 аендагы эшенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
Министр хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Республикасында урман фонды җирләрендә 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1600 гектар мәйданда.
Шулай ук Татарстан Республикасында 2002 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклаучы урман утыртмаларына нигез салынган, 532 гектар мәйданда «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү үткәрелгән. Шулай итеп, төбәктә урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5334 гектар тәшкил итә.
«Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны 31 мартта ачылды һәм 14 октябрьдә ябылды, ул 197 көн дәвам итте, – диде Равил Кузюров. – Шушы чорда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 10,4 гектар мәйданда 634 термик нокта һәм 421 янгын очрагы теркәлде. Урман янгыннары теркәлмәде».
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында 2025 ел башыннан бирле урманнарда 32,2 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 112 беркетмә төзелгән, 970 мең сумлык административ штраф салынган. Иң еш очрый торган хокук бозулар – урманнардан файдалану һәм урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышын яхшыртуга да аерым игътибар бирелә. Әлеге эшчәнлек кысаларында 2025 елда Татарстан Республикасында 3,3 мең га мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган, 1,1 мең га мәйданда санитария-савыктыру чаралары, шул исәптән 815 га мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылган.
Тагын бер мөһим бурыч – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тармак оешмаларының техника һәм җиһазлар паркын яңарту. «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча КАМАЗ базасында 6 берәмлек сортимент ташу машинасы, 1 берәмлек ГАЗ-С41R13 йөк автомашинасы һәм 11 берәмлек утын вату линиясе сатып алынып, учреждениеләргә тапшырылды.
Моннан тыш, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында үзебездә җитештерелгән 31 пилотсыз очу аппараты «Геоскан 801» алды.
«2025 елның 15 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасы узачак, – дип өстәде Равил Кузюров. – Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән патрульлек оештырылачак».
Ул искәртеп узды, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.