ТР Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Еременкова Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбендәге «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес уздырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Очрашу барышында урман биләмәләренең торышына йогынты ясый торган табигый һәм антропоген факторлар турында фикер алышынган. Янгыннар, көчле җилләр, урман корткычлары һәм авырулары йогынтысына аерым игътибар бирелгән.

«Урман – ул катлаулы экосистема, анда барысы да үзара бәйләнгән. Кеше аңа тернәкләнергә дә, төзәтеп булмаслык зыян китерергә дә ярдәм итә ала», – дип мөрәҗәгать иткән укучыларга Венера Ефременкова.

Дәрес азагында укучылар урман тармагы һөнәрләре, яшь белгечләргә ярдәм чаралары, Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары, шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International