Православие храмнарын урманчылар яңадан торгызачак

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие храмнарын яндыру очраклары буенча борчылып, шул уңайдан тикшерүләр барышын үз контроленә алды, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы православие гыйбадәтханәләрен яңадан торгызу эшләренә керешүне йөкләде.

Министрлыкның тармак оешмаларында эшкә керешү өчен агач әзерләү башланды. Барлык проектлар Татарстан митрополиясе белән килештереләчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иске Татар бистәсендә һәм Казан үзәгендә агач архитектура биналарын яңадан торгызу һәм реставрацияләүдә алган тәҗрибәсе бар, ул чакта сигез тарихи бина саклык һәм җаваплылык белән, мөмкин кадәр кыска дәвердә яңадан торгызылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International