Бүген календарьда аерым дата - Халыкара инвалидлар көне, ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында искә төшереп кенә калмыйча, мондый гражданнарны тормышның барлык өлкәләренә интеграцияләүнең мөһимлеген дә ассызыкларга тиеш.
Халыкара инвалидлар көне рәсми рәвештә 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән гамәлгә куела. Быел тема «Социаль прогрессны тәэмин итү максатларында инвалидлар өчен инклюзив җәмгыять булдыруга ярдәм итү» булды.
Росстат мәгълүматларына караганда, Россиядә 11 миллионнан артык инвалид кеше яши. Мондый гражданнарга дәүләт ярдәме комплекслы характерда була һәм финанс түләүләрен, ташламаларны һәм аерым шартлар тудыруны үз эченә ала.
Инвалидлар социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы, ул кирәкле дарулар белән тәэмин итүне, шифаханә-курорт дәвалануына юлламаларны һәм дәвалану урынына бушлай баруны үз эченә ала. Инвалид балаларга дәвалау туклануы бирелә. Дәүләт шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерүнең техник чаралары – протезлар, ходункилар, коляскалар һәм башка махсус җиһазлар белән дә тәэмин итә.
2011 елдан Россиядә «Уңайлы мохит» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Аның максатлары – инфраструктура, транспорт, социаль хезмәтләр объектларының һәркем файдалана алырлык булу дәрәҗәсен арттыру, шулай ук инклюзив белем бирүне үстерү.