«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов Тәтеш урманчылыгында стажировка үтте

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

«Батырлар. Татарстан геройлары» исемле махсус хәрби операция ветераны Динар Латыйпов 2025 елның 1 декабреннән 3 декабренә кадәр «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ стажировка үтте.

Стажировка кысаларында Динар Латыйпов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге белән танышты, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында белде.

Тәтеш урманчылыгының Келәр кишәрлеге урманчылыгы территориясендә практика аеруча бай булды. Тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә Динар Латыйпов берничә практик күнекмә: урман бүлемтекләрен аерып алырга, урман төзекләндерү планшетларыннан файдаланырга, навигатор ярдәмендә ориентлашырга һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү методикасын үзләштерде.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International