ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Эдуард Леонтьев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырышны ачып, Эдуард Леонтьев хәбәр иткәнчә, быел урман янгыннары саны һәм ут узган ел белән чагыштырганда кимегән. Шулай ук ул янгын куркынычы сезонының иртә башлану тенденциясе турында да ассызыклады, агымдагы елда беренче урман янгыннары инде март аенда Оренбург һәм Самара өлкәләре территориясендә теркәлгән.

«Ел йомгаклары буенча урман янгыннарыннан Оренбург һәм Саратов өлкәләре аеруча зыян күрде. Гомуми янгыннар санының 35% һәм ут узган гомуми мәйданның 80% алар өлешенә туры килә», - дип билгеләп үтте департамент җитәкчесе.

Киңәшмәдә ассызыкланганча, РФ Хөкүмәтенең 13.08.2022 ел, № 1409 карары белән расланган Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын ел саен киметүнең максатчан күрсәткечләре агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында арттырылмаган.

Гадәттәгечә, урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәпләре булып урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (54%) һәм утның башка категория җирләрдән күчүе (30%) тора.

Департамент мәгълүматы буенча, киләсе елга урманнарны янгыннардан саклау өчен федераль бюджеттан 881 млн.сум каралган, бу агымдагы ел финанславыннан 10% артык.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга урман янгыннары техникасы һәм җайланмалары сатып алуга 428 млн.сум бүлеп бирелгән.

«Хәзерге вакытта төбәкләрдә урманнарда 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек башлана. Аерым алганда, урман янгыннарын сүндерү планнарын эшләү буенча эшләр алып барыла инде», – дип билгеләп үтте Эдуард Леонтьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International