МАХ аша Дәүләт хезмәтләреннән документларга керү мөмкинлеге барлыкка килде

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

МАХ милли мессенджеры кулланучылары Дәүләт хезмәтләре порталыннан үз документларына уңайлы керү мөмкинлеген алды. Хәзер паспорт, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН турыдан-туры профильдә - «Цифрлы ID» бүлегендә.

Шунысы мөһим: документларны карау өчен биометрик тикшерү узарга кирәкми. Мәгълүматларга керү мөмкинлеге сезнең ризалыгыгыз белән генә бирелә. Киләчәктә исемлек киңәйтеләчәк: транспорт чаралары турында мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International