«Аксубай урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесендә урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын җыюны төгәлләделәр. Урманчылар барлыгы 645 кг орлык әзерләгән, бу планлаштырылган күләмнән 87% ка күбрәк.
Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелгән.
«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 345 килограмм орлык җыеп алырга кирәк иде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Әмма коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә без планны шактый арттырып үтәдек».
Аның сүзләренә караганда, шул исәптән нарат орлыгы – 15 кг, имән орлыгы – 500 кг, каен орлыгы 130 кг күләмендә әзерләнгән.
«Җыелган барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелде һәм питомникта чәчкеннәр үстерү өчен кулланылачак», – дип өстәде Сергей Кузнецов.