Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомствоның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр вәкилләре катнашында тематик чара үткәрелде.

Чараны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачып җибәрде, ул дәүләт идарәсе системасында коррупцион хокук бозуларны кисәтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Лекция белән Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Ул коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнарның соңгы үзгәрешләре турында җентекләп сөйләде һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутыру тәртибен аңлатты, типик хаталарга аерым игътибар бирде.

«Белешмәләрне тутырганда керемнәрнең барлык чыганакларын, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык продукциясен сатудан алынган акчаларны да, күрсәтергә кирәк. Моның өчен керемнәрне исәпкә алу китабын алып барырга киңәш ителә, бу декларацияләү процессын сизелерлек гадиләштерәчәк», – диде Алмаз Вәлиәхмәтов.

Шулай ук прокурор якын туганнар булмаган затлардан алынган 3000 сумнан артык бәядәге бүләкләрне дә декларацияләү кирәклеген искәртте. Бу таләп, дип ассызыклады ул, коррупциягә каршы тору системасының мөһим элементларының берсе булып тора.

Киңәшмә барышында катнашучылар коррупциягә каршы законнарны үтәүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм республиканың урман тармагында коррупция куркынычын булдырмау буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә БМО инициативасы белән билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International