5 декабрь – Ирекле ярдәмче (волонтер) көне

2025 елның 5 декабре, җомга

Бүген, 5 декабрьдә, Россиядә Ирекле ярдәмче (волонтер) көне билгеләп үтелә. Дата РФ Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы указы белән билгеләнгән.

Хәзерге вакытта волонтерлык хәрәкәте, тормышның төрле өлкәләрен колачлап, гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ирекле ярдәмчеләр бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, югалган балаларны эзләүдә актив катнашалар, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәләр. Алар ялгыз кешеләргә, приютлардагы йортсыз хайваннарга кайгыртучанлык күрсәтәләр. Волонтерлар катнашыннан башка региональ Һәм Бөтенроссия масштабындагы эре спорт һәм мәдәни чаралар оештыруны күз алдына китерүе кыен.

Иреклеләрнең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә керткән өлеше аеруча әһәмиятле. 2025 елда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе оештырылды. Әлеге масштаблы инициативалар буенча 1,2 мең га мәйданда 4,1 млн.данә үсенте утыртылган. Акцияләргә 50 меңнән артык кеше кушылган.

Республиканың «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дә әһәмиятле булды. Аның кысаларында урман фондыннан 0,8 мең куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 5,2 мең куб.м. коры-сары һәм ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынган.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне саклау акцияләрендә катнашучыларның барысына да республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International