ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты

2025 елның 6 декабре, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә «Төзүче» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Ярышларда министрлыклар, ведомстволар һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Нияз Имамиев, Фәнил Әхмәдуллин, Илфир Гыйбадуллин, Артем Николаев һәм Рүзәл Хәйруллин тәкъдим итте.

Министрлык белгечләре ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына каршы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International