Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча урман барлыкка китерүче төп токымнарның 12,1 тонна орлыгы әзерләнде

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү төгәлләнде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләвенчә, 2025 елда урман тармагы белгечләре тарафыннан барлыгы 12,1 тонна орлык җыелган. Шул исәптән нарат орлыгы – 601,9 кг, чыршы – 69,3 кг, карагай – 38 кг, имән – 10,1 мең кг, каен – 807 кг һәм корычагач 500 кг күләмендә әзерләнгән.

«Урман орлыклары запасын формалаштыру – «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Быел орлык җыю планы 6% ка арттырып үтәлде. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде».

Министр сүзләренә караганда, җыелган орлык материалы республиканың урман питомникларында утырту материалы үстерү өчен кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты, яшәү өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру, шулай ук урман комплексының икътисадый потенциалын саклау һәм үстерү өчен, ил урманнарын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International