Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды. Анда ул «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының региональ этабында «Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» һәм «Урман таксациясе» компетенцияләре буенча үткәрелә торган ярышлар барышы белән танышты.
«Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышларда катнашучылар документлар әйләнешен алып бару, махсуслаштырылган документлар әзерләү һәм мәгълүматны дәүләт урман реестры формаларына кертү күнекмәләрен күрсәттеләр. Пилотсыз очу аппаратларын кулланып урман кишәрлекләрен мониторинглау буенча гамәли биремнәр һәм урман кишәрлекләрен натуралата тикшерү үткәрү аеруча кызыксыну уятты.
«Урман таксациясе» компетенциясе кысаларында конкурсантлар кишәрлекне аерып чыгару буенча комплекслы биремнәрне үтәделәр, абрис һәм буссоль йөрешен ясадылар, кишәрлекне таксацияләделәр, матди бәя бирделәр, шулай ук сынау мәйданын аерып чыгарып, үсентеләрне исәпкә алдылар.
Аннан соң Илгизәр Зарипов көллият студентлары өчен Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүгә багышланган лекция үткәрде. Ул тармакны цифрлаштыруның өстенлекләре турында җентекләп сөйләде.
«Урман хуҗалыгының хәзерге белгеченә традицион һөнәри күнекмәләргә генә түгел, санлы компетенцияләргә дә ия булырга кирәк. УК ФДМС гамәлгә кертү – республиканың һәм бөтен илнең урман фонды белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга мөһим адым», – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.