2025 ел башыннан Урман-янгын үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 471 мөрәҗәгать алынган

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Урман-янгын үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә 56 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 8 – агачларны законсыз кисү, 28 – консультация хезмәтләре күрсәтү, 8 – янып китү очраклары буенча, 5 – башка мәсьәләләр.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 84 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 331 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International