Кошлар өчен җимлекләрнең XIV интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлады

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Кошлар өчен җимлекләрнең XIV интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлады. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.

Эшләр 2026 елның 24 мартына кадәр сайт аша кабул ителә: http://birds-konkurs.ru. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эш сайлап алачак:

– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга җавап бирә торган җимлекләр);

– «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек);

– «Каурыйлы кунаклар» (җимлекләрдәге кошларның фотосурәтләре; өлешчә булса да кадрда җимлек тә булырга тиеш).

2026 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасында берәр җиңүчене сайлап алачак.

Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International