Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку төркемнәренең ирләр командалары арасында баскетбол буенча турнир тәмамланды. Ярышлар уку йорты студентларының ел саен үткәрелә торган традицион спартакиадасы кысаларында узды.
Көллиятнең спорт залында төрле уку төркемнәре командалары арасында киеренке көрәш башланды. Катнашучылар югары дәрәҗәдә әзерлек һәм бердәмлек күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 41 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 22 нче икүтисад төркеме җыелмасы, өченчедә – 22 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелмасы.
«Спорт безнең көллияттә белем бирү процессының мөһим өлеше булып тора. Студентлар һөнәри белемнәр алып кына калмыйлар, физик яктан да үсәләр. Мондый ярышлар команда рухын һәм дисциплинаны ныгытуга ярдәм итә, бу киләчәк белгечләр өчен мөһим», – дип билгеләп үтте Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразыев.