Республиканың урман тармагы белгечләре актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, бу атнада «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Н.А. Катин исемендәге 17 нче Зеленодольск мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен тематик дәрес үткәрделәр.

Чара урман профилендәге уку йортларында уку һәм алга таба Татарстан Республикасының урман тармагында эшкә урнашу перспективаларына багышланган иде.

Очрашуда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укырга керү мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде. Урман хуҗалыгы вәкилләре кабул итү шартлары һәм абитуриентлар өчен кирәкле документлар турында җентекләп сөйләделәр.

«Бүген урман тармагы яшь квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Лубян көллияте «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» кебек белгечлекләр буенча белем бирүне тәкъдим итә, – дип билгеләп үтте урманнан файдалану буенча инженер Оксана Горбатенко.

Оештыручылар әйтүенчә, һөнәри юнәлеш дәресләре Зеленодольск районының башка мәктәпләрендә дә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International