Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең барышы турында хәбәрләр алуның яңа уңайлы ысулы турында хәбәр итә. Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталына бирелгән гаризаларның статусын шактый тизрәк күзәтеп була.
Иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процессы турындагы хәбәрләр кулланучының порталдагы шәхси кабинетына гына түгел, ә зәңгәр галочка белән билгеләнгән Мах мессенджерындагы Дәүләт хезмәтләре ботына да җибәреләчәк.
Моннан тыш, мессенджерда бот функционалы гражданнарга исәпләнгән штрафлар турында мәгълүмат алырга һәм аларны кушымтадан чыкмыйча түләргә мөмкинлек бирә. СБП аша түләгәндә квитанцияләр автомат рәвештә кулланучының банк кушымтасында күрсәтеләчәк.