ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр 2026 елның беренче яртыеллыгына «Безнең Чирмешән» район газетасына яздырып, урман тармагы ветераннарына карата кайгыртучанлык күрсәттеләр.
Ветераннарга газетага язылу кәгазьләрен Казан кишәрлеге урманчысы Хәлил Шәрәпов тапшырды.
«Безнең ветераннар дистә еллар буе республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышладылар. Бүген безнең бурычыбыз – аларга ярдәм күрсәтү. Өлкәннәр өчен район газетасы – мөһим яңалыклар чыганагы – анда якташларыбыз турында материаллар урнаштырыла, мөһим социаль мәсьәләләр күтәрелә», – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин.