Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Узган атна ахырында көллияттә уку төркемнәренең хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары узды.
Чара чын спорт бәйрәменә әверелде – атмосфера катнашучыларның һәм җанатарларның азарты һәм ихлас хис-кичерешләре белән тулды.
Турнир финалы аеруча киеренке үтте. Кызлар югары осталык күрсәттеләр, биремнәрне дөрес башкардылар һәм тактик алымнар кулландылар.
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 43 нче бакча-парк төркеме командасы алды. Икенче урында – 11 нче урман хуҗалыгы төркеме, өченче урында – 41 нче урман хуҗалыгы төркеме.