Казан дәүләт аграр университеты студентлары республиканы үстерү өчен экологик проектлар тәкъдим иттеләр

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында «Хезмәткә өйрәтү» дисциплинасы кысаларында эшләнгән социаль проектларны яклау булды. Булачак белгечләр урман эше, экология һәм ландшафт архитектурасы өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларын тәкъдим иттеләр.

Студентларның идеяләре – республиканың табигый ресурсларын саклау һәм территорияләрне тотрыклы үстерүдән алып, яшел зоналарны комплекслы төзекләндерү һәм халыкның экологик грамоталылыгын арттыруга кадәр –мәсьәләләрнең киң спектрын колачлады.

Экспертлар студентлар эшенең гамәли кыйммәтенә аерым игътибар бирделәр. Проектлар яшь белгечләрнең һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәсен һәм алган белемнәрен әйләнә-тирә мохитнең торышын реаль яхшырту өчен кулланырга әзерлеген күрсәтә.

Чара эш нәтиҗәләрен тәкъдир итү мәйданчыгы гына түгел, студентларга тәҗрибә уртаклашу, үз проектларын гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алышу һәм укытучылардан һәм чакырылган экспертлардан кыйммәтле тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International