Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында «Урман эше остасы» компетенциясе буенча ярышларны ачу тантанасы булды.
Ярышларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев сәламләде.
«Профессионаллар» хәрәкәте шәхси һәм профессиональ үсеш өчен зур мөмкинлекләр ача, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Мондый ярышлар катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, яңа тәҗрибә туплый, бер-берсеннән өйрәнә һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерә торган мәйданчыкка әверелә».
Чемпионатта Лубян урман-техник көллияте студентлары катнаша. Ярышлар 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучыларга җиһазлар белән эшләү, пычкыны эшкә әзерләү, агач аудару, бүрәнәләрне катнаш кисү, ботакларны төгәл кисү, кисү буенча үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Программага шулай ук урман товарларын өйрәнү, урман хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратларыннан файдалану һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча да биремнәр кертелгән.
Чара кысаларында шулай ук 8 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр узган «Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» һәм «Урман таксациясе» компетенцияләре буенча ярышларга йомгак ясалды. Анда Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары катнашты. Төп экспертлар булып көллият укытучылары Ринат Байгобулов һәм Юлия Галиева чыгыш ясады.
«Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» компетенциясендәге ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Никита Бакин алды, икенче урында – Даниил Куприянов, өченче урында – Гадел Галиев.
Шул ук компетенциядәге «Юниорлар» категориясендә Георгий Казанцев җиңүче булды, икенче урында – Арсений Серебрий, өченче урында – Яна Баранова.
«Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышларда беренче урынны Искәндәр Моратов яулады, икенче урында – Игорь Шагалиев, өченче урында – Егор Починк.