ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Равил Кузюров Казаннан 5 яшьлек Илья Борисов һәм Питрәчтән 12 яшьлек Илья Мөхәммәтҗановның изге теләкләрен үтәде. Министр исеменнән бүләкләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының гомуми бүлеге башлыгы Алмаз Сабирҗанов тапшырды.
«Һәр бала, могҗизаларга ышанып, тылсымлы бәйрәм – Яңа елны көтә, – диде Равил Кузюров. – «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашу – балаларга шатлык һәм хыялларын тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек».
Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу чорда 320 мең теләк үтәлгән.