Тәтеш урманчылыгы белгечләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш дәресләре үткәрделәр

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Тәтеш районының «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Пролей-Каша төп гомуми белем бирү мәктәбе» һәм «Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләрен үткәрделәр.

Очрашулар барышында белгечләр республиканың урман байлыкларын саклауның мөһимлеге турында сөйләп кенә калмыйча, көндәлек эшләрендә кулланыла торган заманча профессиональ җайланмаларны да күрсәттеләр.

Укучылар буран, навигатор, эклиметр, нивелир, буссоль, үлчәү тасмасы кебек инструментларны күрделәр. Яшь тикшеренүчеләрне барыннан да бигрәк электрон микроскоп кызыксындырды, аның ярдәмендә алар Татарстан урманнарында үсә торган төрле агач токымнарының яфрак структурасын өйрәнделәр.

«Безнең бурыч – балаларга урман хуҗалыгында эшләүнең гасырлар буе дәвам иткән традицияләр һәм заманча технологияләр катнашмасы булуын күрсәтү», – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International