Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Романовлар 1613-1917» мультимедия күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар.
Романовлар династиясе идарә итүенең 300 еллык чорына багышланган экспозиция ведомство белгечләренә Ватан тарихының төп моментларына яңача карарга мөмкинлек бирде: Себерне һәм Ерак Көнчыгышны үзләштерү, Русь белән Украинаны яңадан кушу, яңа башкала – Петербургка нигез салу, Наполеон армиясен җиңү, крепостнойлык хокукын бетерү һ.б.
«Күргәзмә тарихи чорның масштабы белән генә түгел, ә материалны бирүнең заманча технологик форматы белән дә сокландыра, ул тарихка чумуны чын-чынлап мавыктыргыч итә», – дип шәрехләде Илнар Сәхапов.
«Романовлар 1613-1917» мультимедиа күргәзмәсе Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркында үткәрелә.