Зеленодольск районының 3 нче гимназия укучылары урман тармагы һөнәрләре турында белделәр

2025 елның 19 декабре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск  районының 3 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.

Чара барышында укучылар урман профилендәге һөнәрләр, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары, шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында белделәр.

Моннан тыш, Венера Ефременкова урман патологы инженеры һөнәренең үзенчәлеге һәм аның урман фонды җирләренә дәүләт урман патологиясе мониторингындагы роле турында җентекләп сөйләде.

«3 нче гимназия белән без күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Укучылар экология конференцияләре, олимпиадалар һәм башка чаралар өчен фәнни-гамәли эшләрне уңышлы әзерләделәр. Без барлык уку йортлары, беренче чиратта мәктәп урманчылыклары белән хезмәттәшлек итәргә тырышабыз», – диде Венера Ефременкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International