Әгерҗе районының Л.Айтуганов исемендәге Девятернә төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе узды.
Акция кысаларында укучылар кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Балалар төп таләпне исәпкә алып, бурычка әур җаваплылык белән карадылар – җимлекләр канатлы дуслар өчен уңайлы булырга тиеш.
Акция йомгаклары буенча катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ Девятернә кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Ирек Камаев тапшырды.
Оештыручылар әйтүенчә, җимлекләр мәктәп территориясендә эленгән.
Исегезгә төшерәбез, мондый экологик инициативалар балаларда табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.