Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды. Россия Федерациясенең барлык субъектларында уздырылган кампания гражданнарга крманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклеге турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.
Быелгы кампания кысаларында авыл җирлекләре гражданнар җыеннарында 1 меңнән артык лекция, әңгәмә һәм чыгышлар, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 280 мәгърифәтчелек акциясе һәм дәресләр үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 223 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 11,7 мең данә листовка, истәлек һәм брошюра таратылган.
«Утны туктат!» янгынга каршы мәгълүмати кампаниясен оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.