Арча районының Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Яшел Гүзәлне саклыйк» дигән дәрестә катнаштылар. Дәресне «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов үткәрде.
Очрашу барышында Раушан Гайфетдинов балаларга «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасы, ылыслы утыртмаларны саклау буенча урманчылыкның эше һәм агачларны законсыз кискән өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.
«Ел саен декабрьдә меңләгән чыршы бәйрәм традицияләренең корбаны була, – дип билгеләп үтте ул. – Бәхеткә, бүген экологик альтернативалар бар. Мәсәлән, ясалма чыршылар дистә еллар хезмәт итә, шулай ук кайбер гаиләләрдә ылыслы ботаклардан композицияләр куллану да яхшы традициягә әверелде».
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр мәктәп укучыларының дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, туган республикабызның табигый ресурсларына сакчыл караш та тәрбияли, экологик культураны һәм урманнарны саклау өчен җаваплылык та формалаштыра.