Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Чарада докладлар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм ТРның коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр советы рәисе Сергей Алексеев чыгыш ясады.
Эльвира Зыятдинова 2025 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм Министрлык тарафыннан үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, декларация кампаниясе кысаларында 49 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 56 җитәкчесе үз керемнәре һәм чыгымнары турында белешмәләр тапшырган. «Коррупциягә каршы экспертизаны 48 норматив хокукый акт проекты узды, – дип билгеләде Эльвира Зыятдинова. – Шулай ук быел секторга башка түләүле эш башкару турында 2 хәбәр һәм дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданнар белән хезмәт килешүе төзү турында оешмалардан 7 хәбәр бирелде».
Коррупциягә каршы көрәш торышы турында җәмәгатьчелек фикерен онлайн-сораштыруда 2,1 мең кеше катнашкан.
Айрат Әхмәров агач әзерләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмауны контрольдә тотуны тәэмин итү өлешендә коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул соңгы 10 елда законсыз әзерләнгән агач күләменең тотрыклы кимүе күзәтелүен әйтте.
«Теркәлгән хокук бозулар күбесенчә закон таләпләрен белмәү яки кагыйдәләрне ялгыш аңлату аркасында гражданнарның гамәлләре белән бәйле, мәсәлән, рөхсәт ителгән ауган агачларны җыю урынына корыган агачларны кисү, – дип ассызыклады Айрат Әхмәров. – Статистика буенча, законсыз агач әзерләүдә еш кына урман массивлары янында яшәүче затлар катнаша. Законсыз кисү урыннары күбесенчә торак пунктлардан 20 чакрым ераклыкта урнашкан».
Сергей Алексеев коррупциягә каршы законнардагы үзгәрешләргә һәм тиешле хокук бозулар өчен җаваплылык чараларына җентекләп тукталды. Ул искә төшергәнчә, коррупцион хокук бозуларны кылган гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә дисциплинар, гражданлык-хокукый, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
Утырышка йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство эшенең киләчәктә дә Татарстан халкы мәнфәгатьләрендә барлык процессларның үтә күренмәлелегенә һәм коррупциягә каршы стандартларны төгәл үтәүгә басым ясап төзеләчәген әйтте.
«Коррупциягә каршы тору – безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Һәр хезмәткәр төп бурычны үтәгәндә законнарны үтәргә – урманнарны киләчәк буыннар өчен саклап калырга тиеш», – дип ассызыклады Равил Кузюров.