Яңа ел алдыннан «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм Әлмәт муниципаль районының күп балалы гаиләләренә наратлар бүләк итеп, «Балаларга шатлык бүләк ит» акциясен үткәрделәр.
Урман хуҗалыгы питомнигында үстерелгән ылыслы агачларны Акташ кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Владимир Будрин тапшырды.
«Яңа ел – могҗизалар һәм яхшылык вакыты. Безнең өчен якыннары илебезне саклаган гаиләләргә, шулай ук күп балалы гаиләләргә ярдәм итү мөһим. Без һәр йортта бәйрәмнең чын символы – тере урман гүзәле булуын телибез», – дип билгеләп үтте Владимир Будрин.