«Экосистема» бөтенроссия хәрәкәте «Яшел гадәтләр экотрекеры»ның көзге сезонына йомгак ясады. Регионнар рейтингында лидерлар рәтендә: Башкортстан Республикасы (13 533 экобалл), аннан Иркутск өлкәсе (4 470 балл), Татарстан Республикасы (3 155 балл), Кемерово өлкәсе (2 233 балл) һәм Чиләбе өлкәсе (1 434 балл) бара.
Шәхси зачетта Белгород, Владимир, Чиләбе, Иркутск, Кемерово, Воронеж өлкәләреннән, шулай ук Татарстан, Башкортстан һәм Хакасия Республикаларыннан катнашучылар җиңү яулады. Җиңүчеләр бөтен гаиләләре өчен отельдә ял итүгә сертификат, спорт велосипедлары, акыллы колонкалар һәм сәгатьләр алачак. Оештыручылар бүләкләр тапшыру өчен барлык җиңүчеләр белән элемтәгә керәчәк.
«Без «Яшел гадәтләр экотрекеры» сезонына йомгак ясарга шатбыз һәм барлык җиңүчеләрне – тулы бер төбәкләрне дә, иң актив катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз. Нәкъ менә шулай, бөтен ил буйлап меңләгән кешеләрнең уртак тырышлыгы белән, без әйләнә-тирә дөньяны чистартабыз да инде. Ботта теркәлгән һәр экологик гамәл – ташландыкларны киметүгә һәм табигатьне саклауга реаль адым. Һәр катнашучыга, партнерларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм барысын да яңа сезонда түземсезлек белән көтәбез!» - дип билгеләп үтте «Экосистема» хәрәкәте советы рәисе Андрей Руднев.
Шулай ук экотрекерның Яңа ел сезоны старт алды, анда шулай ук партнерлардан призлар отарга мөмкин. «Яшел гадәтләр экотрекеры»н «Экосистема» хәрәкәте Россия Табигать министрлыгы һәм Evolute бренды белән берлектә «Чиста һава сайлыйм» Бөтенроссия акциясе кысаларында эшләтеп җибәрде. Катнашу өчен кулланучыларга «Вконтакте»дагы «Яшел гадәтләр экотрекеры» чат-ботына кушылырга кирәк, анда үзләренең экологик гамәлләрен теркәп, баллар тупларга мөмкин иде.