Рослесхозда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль штаб утырышы узды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский, идарә башлыгы урынбасары – урманнарны янгыннан саклау идарәсенең урман янгыннарын мониторинглау, анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы Людмила Симонова һәм башкалар чыгыш ясады.

Утырыш барышында урманнарда 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International