ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Равил Кузюров сәламләү сүзендә табигатьне саклау өлкәсендә иҗтимагый инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм республиканың экологик иминлеге – дәүләт, бизнес һәм гражданлык җәмгыятенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, дип ассызыклады.

Министр «Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Быел конкурска барлыгы 233 гариза кергән. 7 номинация каралган: «Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар», «Җирле үзидарә органнары», «Экологик белем», «Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар», «Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)».

Исегезгә төшерәбез, конкурс ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан инде 20 елдан артык үткәрелә һәм ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә аеруча мөһим проектларны табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International