ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар.
Мәсәлән, «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов – Никольнең, ә «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин Евгениянең теләген үтәде. Балалар тюбинг һәм чәч фене-стайлеры турында хыялланганнар.
Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу чорда 320 мең теләк үтәлгән.
Акциягә теләгән һәркем кушыла ала, тулырак мәгълүмат проектның рәсми сайтында бар.