Иске Михайловка урта мәктәбендә 2025 елда «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2025 елның 26 декабре, җомга

Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбендә «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган җыелыш узды.

Чарада «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре – Поташ Аланы кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Әдип Шәңгәрәев, урман культуралары инженеры Диана Әюпова һәм урманнан файдалану буенча инженер Ирек Романов катнашты. 

Яшь урманчылар ел дәвамында башкарылган экологик һәм табигатьне саклау эшләре нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр агач утырту акцияләрендә, урман фонды территориясен чистарту һәм агарту чараларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Очрашу барышында шулай ук 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Актив хезмәтләре һәм табигатьне саклауга керткән зур өлешләре өчен балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International