«Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина «ЭКОлидер» республика конкурсының «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.
Бүләкләү тантанасы кичә, 25 декабрьдә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Җиңүчеләргә мактаулы бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм МХО герое, «Батырлар» программасында катнашучы Игорь Егоров тапшырды.
«ЭКОлидер» республика конкурсы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2025 елның 1 сентябреннән 1 декабренә кадәр үткәрелде. Конкурска барлыгы 230дан артык гариза бирелгән.
Евгений Клеткинаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!