Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм узды

2025 елның 27 декабре, шимбә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм узды. Чараны Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы оештырды.

Тылсымлы Яңа ел атмосферасы Министрлык хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын берләштерде. Катнашучылар төп геройлар – мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар үткәргән Кыш бабай белән Кар кызын бик шатланып каршы алдылар.

Иҗат мәйданчыклары аеруча кызыксыну уятты. Сәнгати бизәкләр һәм Яңа ел композицияләре ясау буенча мастер-класслар һәркемгә үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирде һәм йорт өчен оригиналь бизәк әйберләр әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга «татлы» бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International