ТР Урманны саклау үзәгендә урман үсентеләренең сыйфат һәм сан ягыннан характеристикаларын бәяләү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә урман үсентеләренең сыйфат һәм сан ягыннан характеристикаларын бәяләү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

2025 елга план-график нигезендә урманнарны торгызуга дәүләт мониторингы буенча белгечләр тарафыннан 2022-2023 елларда урман урнашкан җирләргә кертелгән гомуми мәйданы 130 га булган 41 кишәрлек тикшерелгән.

Мониторинг объектлары булып табигый процесслар нәтиҗәсендә урман торгызу эшләре башкарылган урман кишәрлекләре, шулай ук урман ресурсларын торгызу буенча максатчан чаралар башкарылган территорияләр тора.

Натуралата тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына рәсми хәбәрләр җибәрелде, шулай ук дәүләт урман реестры белешмәләрен актуальләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, урманнарны торгызу мониторингы «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International