Россия Президенты Владимир Путин дәүләт учреждениеләренең вәкаләтләрен киңәйтә торган законга кул куйды – хәзер аларга өлгергән һәм картайган урман утыртмалары әзерләү хокукы бирелде.
Төбәкләрдә мондый учреждениеләр тарафыннан агач әзерләү мөмкинлеге булган зоналар билгеләнәчәк. Субъектның урман планына, шулай ук агач әзерләү хокукына ия булачак дәүләт учреждениеләре исемлегенә кертелгән үзгәрешләр Рослесхоз белән килештерелергә тиеш.
Дәүләт учреждениеләре исемлеген формалаштыру һәм үзгәртү тәртибе, шулай ук аларга карата таләпләр һәм аларны тикшерү тәртибе Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.
Закон нигезендә, дәүләт учреждениесе федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) башкармаска тиеш, агач әзерләү подрядчыларны җәлеп итмичә учреждениенең үзе тарафыннан башкарылырга тиеш.
Агач әзерләү сату-алу шартнамәләре нигезендә башкарылачак, урман кишәрлекләрен учреждениеләргә файдалануга тапшыру күздә тотылмый.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202512290053?index=1.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды