2025 елда Татарстанда 3,3 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылды

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елда урман үсентеләрен урман патологиясенә тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Урман фондын саклау һәм яклау секторы мәгълүматлары буенча, барлыгы 3,3 мең га мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләр республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелде.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International